news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы авыл җирлекләрендә референдумда халык актив катнашты

Сайлау участокларына беренче килүчеләргә бүләк бирелде.

(Тукай районы, 19 ноябрь, "Татар-информ", “Якты юл”) Тукай районы авыл җирлекләрендә бүген үзара салым акчасы буенча референдум уза. Халык актив катнаша, дип билгеләп үтә сайлау участоклары әгъзалары, дип яза район газетасы.

Калмия авыл җирлегенең 2637 нче сайлау участогы референдум көнне үз эшен иртәнге 7 дә башлап җибәрде. Биредә барлыгы 395 сайлаучы. Беренче сайлаучы исә участок ачылып ярты сәгать узуга килде. Гимазетдин абый Фәрхетдинов катлаулы сугыш чоры баласы – 1943 елгы. Хезмәт тәмен тоеп үскән кеше. Гомер буе “Искра” колхозында машина йөртүче булып эшләгән. Беренче сайлаучы буларак, комиссия әгъзалары Гимазетдин абыйга бүләк тапшырды, дип хәбәр итә безгә сайлау комиссиясе секретаре, авыл мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Түбән Суыксу авылы 2656 нчы сайлау участогында барлыгы 901 сайлаучы. Биредән үзара салым акчасын Түбән Суыксуның Заречная урамында 90 мең сумга, Куадының Хуторская урамында 75800 сумга юлларны ремонтлау, Югары Суыксуда 50 мең сумга балалар мәйданчыгы урнаштыру һәм Яңа Мусабайда 30 мең сумга шундый мәйданчыкны тулыландыру, Керәшен Маҗынында 50 мең сумга зиратның коймасын яңарту күздә тотыла.

«Референдум вакытында да, акча җыярга чыкканда да кулда ниләр эшләнәчәге хакында язылган карар булачак. Шуңа күрә авылдашлар арасында аңлашылмаучанлыклар калмас дип уйлыйбыз», – диләр сайлау комиссиясендә эшләүчеләр. Үзара салымның күпләгән көнкүреш проблемаларын хәл итүен ассызыклый Түбән Суыксу авылыннан сайлау участогы сәркатибе Фәния Вәзиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100