news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ярминкә урыны буенча канәгатьсезлек белдерә

Сатып алучылар саны аз.

(Тукай районы, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Яр Чаллыда узган шимбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. 2017 елның языннан ярминкәләр ГЭС бистәсенең Төзүчеләр стадионы каршындагы мәйданында уздырыла башлады, дип яза җирле басма.

Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипова сүзләренчә, шимбә көнне ярминкәгә район хужалыклары сату өчен барлыгы 1 миллион 31 мең сумлык продукция алып килгән. Шулай итеп, бу көнне 20 тонна бәрәңге, 2 тонна суган, 200 кг кишер, 2 тонна сыер ите, 1,5 тонна дуңгыз ите һәм 200 кг кош-корт ите сатылган. Бәяләргә килгәндә, сыер итенең килограммын 280-320 сумнан, кош-кортныкын якынча 115 сумнан, дуңгыз итен 250 сумнан саттылар. Яшелчәләрдән суганның килограммы 15 сум, ә бәрәңге белән кәбестәнең килограммы 12 сум иде.

– Түбән Суыксу авыл җирлегеннән килдек. Мал үстереп, ит сату белән күп еллар шөгыльләнәбез. Һәр ел саен ярминкәләрдә үзебез үстергән сыер, үгез, бройлер тавыгы итләрен сатабыз. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел беренче көндә халык аз, – дип, быелгы ярминкә хакында үз фикерен белдерде Зиннур Камалов.

Шулай ук әлеге сүзләргә Иске Җирекле авылының шәхси ярдәмчел хуҗалыгыннан килгән Андрей Петров та кушылды.

– Ярминкәгә бүген 150 кг дуңгыз ите алып килдек. Шуның нибары 50 килограммын гына саттык әле. Калганын нишләтергә белгән юк. Бу бит безнең икмәк, –дип борчылып сөйләде ул.

Ә сатып алучылар саны чыннан да аз иде. Бу ярминкәләрнең урыны үзгәрү белән бәйлеме, реклама җитмиме яисә урынга автобус маршруты җибәрергә кирәкме – ярминкәдә катнашучыларның башкалары да бүген борчуда. Алар шулай ук ярминкәләрне шимбә көнне генә түгел, ә якшәмбе көннәрендә дә уздырсалар әйбәт булыр иде, диләр.

– Әйе, узган елларда ярминкәләр Сарман трактында гөрләп уза иде. Бу урын сатучылар һәм сатып алучылар өчен отышлы территория булды. Транспорт өчен дә уңайлы иде. Әмма һәр ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруның таләпләре катгыйлана, бу участок юл йөрү кагыйдәләренә туры килми дип табылды. Әлегә ярминкә өчен Төзүчеләр стадионы каршындагы мәйданчык бирелде. Ярминкәгә урын билгеләү – Яр Чаллы башкарма комитеты компетенциясендә, – дип белдерде район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Елена Дудникова.

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең кулланучылар бүлеге башлыгы Рәйсә Солтанова белдерүенчә, быелга авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәрү урыны үзгәрмәячәк. Эшмәкәрләргә шәһәрнең «Ипподром» һәм «Южный» сәүдә мәйданчыкларында сәүдә итәргә дә мөмкин дип аңлатты ул. Киләсе елга ярминкәләр яңа мәйданнарда – ЗЯБ бистәсендә һәм Җиңүнең 40 еллыгы проспектында уздырылыр дип көтелә, диде ул.

Хәзергә ярминкәләр шимбә көннәрендә генә үткәреләчәк. Чараның чираттагысы 29 сентябрьгә планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100