news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Аулаш авылында Изге чишмә яңартылды

200 елдан артык хезмәт иткән, кайчандыр Иван абый Асанов карап торган чишмә суы инде качкан булган.

 (Тукай районы, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлсинә Жиляева). Тукай районы Аулаш авылында Изге чишмә яңартылды, дип яза район газетасы. 

 Чишмәләрне чистартып, карап торсаң гына, аларның гомере озын була. Шунысы куандыра – соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты. Авыл картлары белән бергә яшьләр дә чишмәләрне чистарту, саклауда башлап йөриләр.

Арабызда шундый кешеләр булуы күңелне куандыра. Тукай районы Аулаш авылы егете Олег Герасимов битараф түгелләрдән. Бер карашка гади генә егет, эшчеләр гаиләсендә тәрбияләнгән. Хәниф бабасының кул эшләренә өйрәтүеме, Ольга әбисенең хезмәткә ярату тәрбяләвеме, белмим, әмма бу егетнең ел саен диярлек изге эшләр эшләп тора. Сабан туе, өлкәннәр көненә үткәрелә торган бәйрәмнәрдә һәр ел диярлек булыша ул, Аулаш авылының зиратын да яңартучы Олег булды. Быел да тик тормады ул – Аулаш авылы чишмәсен яңартты. Туган якка кайтучылар, үтеп баручылар бу чишмә суының тәмле, шифалы икәнен белеп, суын татып карамыйча үтмиләр. Аны изгеләр чишмәсе дип йөртәләр. Яңа бина, уңайлы баскыч, яшь чыршылар янында ял итү урыны – болар барысы да чишмәләрне хөрмәт итүчеләргә Олегтан зур бүләк. 200 елдан артык хезмәт иткән, кайчандыр Иван абый Асанов карап торган чишмә суы инде качкан булган, казу эшләреннән соң ул җирдә дүрт чишмә башы тапканнар, аларны торбалар аша берләштереп су яңадан «якты дөньяга кайткан».

Чишмәләр кешегә тормыш алып барыр өчен генә кирәк түгел. Алар – рухи көч, дәрт чыганагы да. Табигатьнең бөек могҗизасы, тормышның нигезе булган чишмәләребез яшәсен. Саекмасын алар. Җиргә бәрәкәт, илгә иминлек теләп, мәңге челтерәсеннәр. Ә инде үзләренең көчен кызганмаган тынгысыз җаннарга рәхмәтне Ходай үзләре теләгән теләкнең үтәлүе белән кайтарсын! Чишмә суыдай саф җаныгызның гомере су юлыдай озын булсын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100