Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы архив бүлегенә аерым шәхесләр турында да документлар алып килергә була
Тукай районы башкарма комитетының архив бүлегенә видеокамера, фотоаппарат, видепроектор, ноутбук, экран һәм лазерлы указка алыначак.
(Тукай районы, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Нэля Хәзрәтовага бу тармактагы озак еллык хезмәте өчен Россия Федерациясе Архив агентлыгының Мактау грамотасы тапшырылды һәм 2017 елда Татарстан Республикасында муниципаль архивларга ярдәм итү буенча грант алуга конкурста җиңгән өчен сертификат бирелде. Әлеге сертификатка видеокамера, фотоаппарат, видепроектор, ноутбук, экран һәм лазерлы указка алыначак, дип яза җирле басма.
Киңәшмәдә Нэля Хәзрәтова район активын архив бүлегенең эшчәнлеге белән дә таныштырды. 2018 елның 1 гыйнварына бүлектә 32 меңнән артык документ исәпләнә, аның 18 меңе – даими саклауга, 13 меңе 50 ел вакытка саклауга куелган.
Узган ел дәвамында «Бигеш» җәмгыятеннән, Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинатыннан, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясеннән, Суднолар төзелеше компаниясеннән, Тукай РайПОсыннан, «Тукайтеплогаз» оешмасыннан документлар кабул ителгән. Шулай итеп, ел буена 596 документ кергән.
2017 елның маеннан Татарстан Республикасында ЕАИС дип аталган бердәм архив мәгълүмат системасы программасы гамәлгә кертелде. Аның ярдәмендә кулланучы теләсә кайсы муниципаль архив фонды белән таныша ала. Хәзергә ЕАИСта 1675 эш бар, 2018 елда да аларны кертү актив рәвештә дәвам итәчәк.
Агымдагы елның 15 гыйнварыннан Татарстан Республикасының муниципаль һәм дәүләт архивларыннан белешмәләрне электрон юл белән алу мөмкинлеге туды. Моның өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында заявка калдырырга кирәк. Гаризаны калдыру тәртибе районның рәсми сайтында да күрсәтелгән.
Архив бүлегенә хезмәт стажы һәм мәктәп яшендә колхоз стажы, хезмәт хакы, оешманың исеме үзгәрү, милек турындагы сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр.
Районның тарихын аерым затлар йөзендә саклау, аларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, архив бүлеге җирлегебезнең үсеше өчен аерата зур өлеш керткән шәхесләр турында документлар кабул итә. Теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итә ала, дип белдерде Нэля Мозаффаровна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз