news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасын кабул итте

"Ак калфак" оешмасы бөтен дөньяның алдынгы фикерле хатын-кызларын берләштерә.

Тукай районы "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасын кабул итте
tukai-rt.ru

(Тукай районы, 18 июль, "Татар-информ", "Якты юл", Алена Фазылова). Тукай районы "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Өч көн дәвамында "Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт" исемле чираттагы күчмә утырышка Франция, Латвия, Белоруссия, Казахстан илләреннән, Россия төбәкләреннән, республика районнары һәм шәһәрләреннән 150 хатын-кыз килде. Делегация районның данлыклы тарихы, танылган шәхесләре белән таныша.

Тукай районы - күпмилләтле. Биредә һәр халык үз гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклап яши. Зур индустриаль шәһәр яны районы булса да, авыллар татар халкының бай мирасын саклап, яшь буынны тәрбияләүдә аларга таянып яши. Тукайлыларның бөтен дөньяга күрсәтер, танытыр милли хәзинәләре дә җитәрлек.

"Ак калфак" оешмасы бөтен дөньяның алдынгы фикерле хатын-кызларын берләштерә. Оешманың республика районнарында, Россия төбәкләрендә күчмә утырышлар уздыруы матур гадәткә әверелде. Быел моның өчен Тукай районын сайладылар.Татар җәмәгатьчелеген районның бай тарихы кызыксындыра. 

Делегацияне район башлыгы Фаил Камаев каршы алды. Ул гүзәл затларга районга игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100