news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай район командасы бадминтон буенча республика беренчелеге һәм чемпионатында катнашачак

Тукай район командасы бадминтон буенча республика беренчелеге һәм чемпионатында катнашачак

(Тукай районы, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы командасы бадминтон буенча республика беренчелеге һәм чемпионатында катнашачак, дип яза җирле басма.

Актанышта бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионатының Чулман арты командалары лигасы сайлап алу ярышлары узды. Анда Алабуга, Менделеевск, Актаныш, Тукай, Түбән Кама районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән спортчылар катнашты.

Ярышлар 2002 елгы һәм өлкәнрәкләр, 2003 елгы һәм кечерәкләр яшь аермалыгында үткәрелде. Данил Әлмөхәммәтов, Дарья Беляева, Камилла Гатупова, Тимур Сәхибуллин, Азалия Шәвәлиева, Григорий Цыганков, Ислам Ярмиевләрдән торган Тукай районы командасы кече төркемдә призер булды. Тренерлары – Людмила Овчинникова.

Ярышларның сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Тукай районы командасы Казан шәһәрендә узачак ТР беренчелегендә һәм чемпионатында катнашачак, дип хәбәр итте бадминтон буенча тренер Людмила Овчинникова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100