news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай премиясенә кандидат картиналарын Татарстан музейларына бүләк итә

Рәссам Мәдияр Хаҗиевның “Татар хатын-кызлары” картиналар сериясе Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

Тукай премиясенә кандидат картиналарын Татарстан музейларына бүләк итә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Тукай премиясенә кандидат  Мәдияр Хаҗиев иң яхшы дип исәпләгән картиналарын Татарстан музейларына бүләк итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Яр Чаллы шәһәреннән рәссам Мәдияр Хаҗиев хәбәр итте.

16 март көнне 16:00 сәгатьтә “Хәзинә” сәнгать галереясында рәссамның “Асылыбызга кайту” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылачак.

"Барлыгы 82 картинамны Татарстанга бүләк итәчәкмен, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәдияр Хаҗиев. - Гомер буе татар тарихына, татар темасына кагылышлы әсәрләр иҗат иттем. Күргәзмәгә куелачак картиналарымны иң яхшылары, дип саныйм. Яшем бара, иҗатымны халыкка тапшырасым килә. Милли сәнгать галереясына картиналарымны бүләк итү идеясе күптәннән бар иде. Тарихи Болгар да шактый үзгәрешләр кичерде. Анда дин үзәге генә түгел, мәдәният үзәге дә булырга тиеш, дип саныйм. Шуңа күрә күргәзмәнең яртысын Болгар музеена тапшырачакмын. Икенче яртысын “Хәзинә” милли галереясына бүләк итәм".

Мәдияр Хаҗиев хәзер инде милли тематиканы колачлаган яшь рәссамнар алай күп түгел, киләчәктә мили теманы күтәрүче булырмы, юкмы, дип уйлана. "Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән хезмәтләрем дә әлеге күргәзмәдә урын алачак. Барысы 25 картина. Мин күбрәк хатын-кыз образларын иҗат итәм. Монда Сөембикәдән алып, татар әбиләренә кадәр гүзәл затларыбыз образы урын ала”, - ди ул.

Рәссам Мәдияр Хаҗиевның “Татар хатын-кызлары” дип аталган картиналар сериясе быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Мәдияр Хаҗиев иҗатына багышланган күргәзмә 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100