news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай премиясенә кандидат Александр Петровның Казанда күргәзмәсе ачыла

Чаллы рәссамының “Тукай шигырьләренә”, “Болгар истәлегенә”, “Балачак хатирәләре” серияләре Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 22 мартта 16:00 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә рәссам Александр Петровның шәхси күргәзмәсе ачыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Тукай бүләгенә кандидат үзе әйтте.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Петровның “Тукай шигырьләренә” (10 эш), “Болгар истәлегенә” (19 эш), “Балачак хатирәләре” (21 эш) серияләре быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә 22 мартта ачылачак күргәзмәдә нәкъ менә дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән картиналарым белән танышырга мөмкин булачак, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Александр Петров. - Иҗатымда татар шагыйренең әсәрләре шактый зур роль уйный. Туган як табигате, тарихы һәм балачакның гүзәл мизгелләре мине гомерем буе озата бара. Күргәзмәдә урын алган картиналарым аша, кешеләргә тормыш кыйммәтләренә тагын бер кат игътибар итүләрен телим”.

Белешмә: Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, республика мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада - цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә. Быел әлеге бүләкнең гамәлгә ашырылуына 60 ел тула.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100