news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрнең эшләре кабул ителә башлады

Тәкъдимнәр 2018 елның 15 февраленә кадәр кабул ителәчәк.

Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрнең эшләре кабул ителә башлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча комиссиясе 2018 елда премиягә дәгъва итү өчен эшләр һәм әсәрләр күрсәтү турындагы тәкъдимнәр кабул итә башлады. Бүген бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы җиткерде. Тәкъдимнәр 2018 елның 15 февраленә кадәр кабул ителәчәк.

Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада – цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә кандидатлар күрсәткәндә түбәндәге документлар һәм материаллар тапшырыла:

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат (кандидатлар) күрсәтү хакында гарызнамә;
Татарстан Республикасының иҗат берлеге яисә тиешле коллегиаль идарә органына ия башка оешма тәкъдим иткән очракта әлеге кандидатны (кандидатларны) күрсәтү турында коллегиаль орган карары;
хезмәтнең тасвирламасы;
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә торган хезмәт;
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән хезмәтнең һәр авторы тарафыннан кертелгән иҗади өлеш хакында белешмә, анкета мәгълүматлары (кадрларны исәпкә алу кәгазе);
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә торган кандидатның (кандидатларның) авторлык эшләре белән бәйле рәвештә аеруча мөһим моментларны ассызыклаучы өстәмә материаллар (фотосурәтләр, сызымнар, аудио- һәм видеоязмалар, репродукцияләр һәм башкалар) бүләккә тәкъдим ителүчеләрнең теләге белән җибәрелә.

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармаклары, шулай ук мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре үзләренең тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аша, предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары, җәмәгать берләшмәләре – тәкъдим ителгән хезмәтләрнең һәм әсәрләрнең асылына туры килгән юнәлешләр буенча, Татарстан Республикасының иҗат берлекләре аша кертә.

Тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100