news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрдән тәкъдимнәр кабул ителә башлады

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары ел саен 26 апрельдә игълан ителә.

Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрдән тәкъдимнәр кабул ителә башлады
tatar-inform.ru архивы

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итү өчен тәкъдимнәр кабул итә башлады. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 2020 елда дәгъва итү өчен эшләр һәм әсәрләр күрсәтү турындагы тәкъдимнәр 15 февральгә кадәр кабул ителә, диелә белдерүдә.

Әлеге премия җәмгыять тарафыннан танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада-цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары ел саен бөек татар шагыйренең туган көнендә - 26 апрельдә игълан ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100