news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай премиясе, әсәрдән бигрәк, беренче чиратта шәхескә бирелә – Әлфәт Закирҗанов

Үз заманында Тукай премиясе алган әсәрләргә әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Әлфәт Закирҗанов "күзлегеннән" караш.

Тукай премиясе, әсәрдән бигрәк, беренче чиратта шәхескә бирелә – Әлфәт Закирҗанов
Султан Исхаков

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тукай исемендәге дәүләт бүләге язучыга теге яки бу әсәре өчен бирелсә дә, нигездә, ул әсәрдән бигрәк, шәхеснең үзенә бирелә. Чөнки кайбер очракларда язучы ул премияне әдәбият тарихында калган иң яхшы әсәре өчен алмаган булырга да мөмкин, әмма аның шәхесе бу премиягә лаек. Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов “Татар-информ”да бирелгән интервьюда шушы фикерне алга сөрде. Мисал итеп, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Гәрәй Рәхим иҗатларын китерде.

Билгеле булганча, Сибгат Хәким Тукай бүләгенә «По зову Ленина» һәм «Җил исми, яфрак селкенми» исемле шигырь җыентыклары өчен лаек булган, Гәрәй Рәхимгә Тукай бүләге “Кара йөзләр” либреттосы өчен бирелгән. Болар – үз заманы өчен актуаль булган тематика.

“Сибгат абый Хәкимнең Ленин турында поэмалары барлыгын беләбез – “Баһавиның моңы”, “Язгы җир уллары” һәм башкалар. Хәзер инде сыйнфыйлыкка, партиягә һәм башка социалистик идеологиягә нигезләнгән әсәрләр югары бәяләнми. Шул ук вакытта татар әдәбияты белән таныш булган кеше: “Сибгат Хәкимгә бу бүләк дөрес бирелмәгәнме әллә?” дип сорау куйса, гаҗәпләнү уятыр иде. Чөнки Сибгат абыйның иҗаты зур, шәп иҗат, аның дистәләгән шигырь-поэмалары, Ленин турындагылардан башка да, бу бүләккә тулысы белән лаек. Аның Казан артына бәйле “Сусау”ымы, яисә “Язмыш, язмыш”ымы, “Үрләреңне менгәч” кебек әсәрләре, “Фазыл чишмәсе”, “Бер тауда ун чишмә” кебек җырлары – барысы да Сибгат ага Хәкимнең туган як җырчысы буларак татар әдәбиятында яңа сүз әйтте дип саныйм”, - диде галим.

Әлфәт Закирҗанов “Кара йөзләр” либреттосының да бүгенге укучыларга таныш түгеллеген, әдәби хәрәкәттә бу әсәрнең телгә алынмавын, аның үз вакытына бәйле әсәр булуын билгеләп үтә. “Икенче яктан, әйткәнемчә, Гәрәй Рәхим иҗаты моңа лаекмы? Һичшиксез лаек, - дип дәвам итә ул. - Гәрәй абыйны мин алтмышынчы еллар китергән әдипләр арасында, чыннан да, лаеклы шәхесләрнең берсе дим. Аның әсәрләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле булып, залларда-трибуналарда яисә сәхнәләрдә яңгырый икән, бу аның иҗатына бирелгән бәя”.

Галим Гомәр Бәширов республиканың Тукай бүләген бик соңарып - туксанынчы еллар ахырында гына “Язмыш, язмыш” дигән романы өчен алуын искә төшерә. “Китап укучылардан сорагыз, бүген күбесе бу әсәрне хәтерләми. Ә шул ук вакытта мин Гомәр абыйга “Туган ягым – яшел бишек” өчен Тукай премиясен ике тапкыр бирер идем - аның ул җитмешенче елларда язылган әсәре. Үз вакытында, күрәсең, әлеге әсәр игътибардан читтәрәк калган. Ә бүген татарның яшәү рәвеше, традицияләре, гореф-гадәтләренең якланышы-сакланышы һәм элеккеге чорлар белән бүгенге чорларның бәйләнеше турындагы бу әсәр әдәбият тарихында калган әсәрләрнең берсе. Кайвакыт әдипнең әдәбият тарихының үсеш-үзгәрешенә бәйле теге яки бу әсәреннән бигрәк, аның татар әдәбиятына керткән өлеше калкып чыга. Икенче яктан, Гомәр абыйга бу бүләкне бирмичә калдырган булсак, ул аны 95 яшьләр тирәсендә алды, вафатына күп тә калмаган иде кебек, без аның каршында бурычлы булып кала идек”, - дип саный Әлфәт Закирҗанов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100