news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай премиясе лауреаты Роберт Андреев Илһам Шакиров турында истәлекләре белән уртаклашты

Кичә татар җыр сәнгатенең легендасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам ага Шакиров арабыздан китте.

(Әлмәт, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Танылган композитор Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әлмәтле Роберт Андреев Илһам ага турында хәтирәләрен яңартты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Бу бөтен татар халкы өчен зур югалту булды. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Миңа Илһам ага Шакиров белән безгә еш очрашырга туры килмәде. Ә шулай да хәтеремдә бер очрашкан вакытны ул минем Клара апа Булатова сүзләренә иҗат иткән “Су буенда кыяк үлән” дигән җырыма югары бәя биргән иде", - дип искә ала Роберт Андреев.

Кичә татар җыр сәнгатенең легендасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам ага Шакиров арабыздан китеп барды

news_right_1
news_right_2
news_bot