news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай премиясе лауреаты берәү генә булса яхшы – Ркаил Зәйдулла

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясен берьюлы берничә кешегә түгел, ә бер иҗатчыга гына бирергә кирәк, ди Ркаил Зәйдулла.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Тукай бүләгенә лаеклы дәгъвачыларны Президентка  тәкъдим итә торган комиссиядә  алдагы елларда Тукай премиясен алган биш-алты кеше булырга тиеш. Алар лауреатлар рәтенә бөтенләй рәтсез, сәләтсез кешеләрнең басуына юл куярга теләмәс иде, диде «Татар-информ» хәбәрчесенә  шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла.

Быел г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә 19 кеше дәгъва кыла.

«Иҗатчыларның кайсы буыннан булуы, ничә яшькә җитүе әһәмиятле түгел. Иң төп критерий - әсәрнең эстетик кыйммәте булырга тиеш. Әмма моны кем билгели соң?  Мин Тукай премиясен әдәбият премиясе буларак күз алдына китерәм. Ул ике-өч елга бер дә бирелергә мөмкин. Премия, әлбәттә, татар әдәбиятындагы казаныш өчен тапшырылырга тиеш. Сәнгать өчен булган премияләрне (Урманче һ.б.) дәүләт статусына күтәрергә кирәк. Башкортстанда балалар әдәбияты өлкәсендә Һ. Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе дә бар. Тукай исемен вакламаска кирәк. Тагын бер теләк: бер бирелгәндә лауреатның берәү генә булуы яхшы», - ди  Р. Зәйдулла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100