news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда узган түгәрәк өстәлдә укучылар балалар китаплары чыгу тарихын тыңлады

Музейда түгәрәк өстәл Халыкара балалар китабы көненә багышланган иде.

Тукай музеенда узган түгәрәк өстәлдә укучылар балалар китаплары чыгу тарихын тыңлады
Гульнар Гарифуллина

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген, Халыкара балалар китабы көнендә, Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда 175 нче мәктәп укучылары балалар китаплары чыгу тарихын сөйләделәр. Түгәрәк өстәлдә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева катнашты.

Ул тарихка тукталып, Татарстан китап нәшриятының 1919 елдан бирле эшләвен, анда башта китаплар түгел, ә төрле документлар басылып чыкканын әйтте. “Революциягә кадәр нәшриятлар күп булган, ләкин аерым балалар өчен китаплар чыгарылмаган”, - диде.

“Соңрак балалар хрестоматияләре чыгарыла башлый. Аларның башында Каюм Насыйри тора. “Кырык вәзир”, “Кырык бакча” дигәннәре бар. Шулай итеп, әкренләп балалар өчен махсус китаплар кирәклеге турында фикерләшә башлыйлар. Балалар әдәбиятына игътибар арта. Китапка мәхәббәтне балачактан сеңдерү кирәклеген аңлаганнар”, - диде.

Айсылу Галиева Габдулла Тукайның балалар өчен “Балалар күңеле”, “Күңелле сәхифәләр” кебек китаплары чыгуы турында сөйләде. Ул вакытта рәсемле битләргә бит саны куелмау үзенчәлегенә тукталды. “Рәсемнәр урнаштыру бик кыйммәт булган, шуңа башта китапны бастырганнар, теккәнче, кыйммәтлерәк китапларга рәсемнәрне бастырып алып тегә торган булганнар. Рәсемле битләргә сан сугылмый калган”, - диде.

“Ул вакыттагы журналларны карасак, “бу сандагы фотолар Мәскәүдән кайтып җитмәү сәбәпле, куела алмады” дип гафу үтенү сүзләре дә язылган”, - диде. 1920-1930 елларда “Кечкенә иптәшләр” журналында Муса Җәлил эшләгәнен, балалар өчен Абдулла Алиш, соңрак Гадел Кутуй, Фатих Кәрим иҗат иткәнен билгеләп узды.

1970-1990 елларда Әминә Бикчәнтәева, Зәкия Туфайлова, Бари Рәхмәт, Хәкимҗан Халиков, Роберт Миңнуллин балалар өчен актив язучылар булганын искәртте. “Шушы язучыларның китаплары Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан. Иң-иң яхшылары тәрҗемә ителеп, 70-90 елларда Мәскәү нәшриятында басылган”, - диде.

Замана барган саен технологияләр үзгәрүен, бүген дисклы китаплар, аудиокитаплар популяр булганын әйтте. Бүген катыргы тышлы, йомшак тышлыклы, кәгазь сыйфаты ягыннан төрле китаплар булганын билгеләп узды. Бүген урта сыйныфларда укучы яшүсмерләр өчен Рәшит Бәшәрнең "Былбыл оясы", Айгөл Әхмәтгалиеваның “Минем әтинең кызы”, “Мин гашыйк булдым” кебек әсәрләре кызыклы дип саный.

Укучылар балалар китабына карата үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Кемнәрдер, китапның эчтәлеге аңлашылсын өчен, рәсемнәр күбрәк булырга тиеш дип саный, башка берәүләр исә, рәсемне укучы фантазиясен җигеп, үзе күзалларга тиеш, дигән фикердә. Балалар өчен күбрәк фантастик әсәрләр иҗат ителүен теләделәр. Ә нәниләр өчен тылсымлы әкиятләр кызыклырак дигән фикерләрен әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100