news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда Урманченың татар шагыйре әсәрләренә иллюстрацияләре тәкъдим ителә

Күргәзмә 18 марттан 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 18 мартта Габдулла Тукай әдәби музеенда «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Экспозиция 14:00 сәгатьтә ачылачак.

ТР Милли музееның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, экспозициягә килүчеләр Бакый Урманченың татар шагыйре Габдулла Тукайның төрле әсәрләренә багышланган рәсемнәрен карый алачак. Алар арасында «Шүрәле», «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмалары, «Казан вә Кабан арты», «Мулла» һәм «Фәкыйрь» шигырьләренә иллюстрацияләр бар.

Моннан тыш, күргәзмәдә рәссамның Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романына һәм татар шагыйре Дәрдемәнд шигырьләренә язылган рәсемнәрен дә күрергә мөмкин булачак. Шулай ук күргәзмә кунакларына ТР Милли музее фондларыннан рәссамның документлары, хатлары һәм фоторәсемнәре тәкъдим ителәчәк.

Проект татар рәссамы, сынчы, ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың тууына 125 ел тулуга багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100