news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда "Туган тел" шигыренең 110 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Әдәби кичәдә "Казан егетләре" эстрада төркеме, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). 21 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда "Туган тел" шигыренең 110 еллыгына багышланган интерактив күргәзмә ачыла, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Бу көнне музейда Халыкара туган тел көне уңаеннан "И туган тел!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Чарада "Казан егетләре" эстрада төркеме, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Күргәзмә берничә мәйданчыкта үткәреләчәк. Шулай итеп, "Туган тел" әдәби салонында Татарстан рәссамнарының бөек шагыйрь образына багышланган картиналары, аудио - һәм Тукай әсәренә бәйле видеоматериаллар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәнең икенче өлеше Тукай музее битләрендә социаль челтәрләрдә узачак. Теләгән һәркем күргәзмәдә катнаша ала: Тукай әсәрләренә иллюстрацияәләрне музей почтасына muztukay@mail.ru юлларга яисә рәсемне музейда ясарга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100