news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда “Туган тел” шигырен барлык милләт вәкилләренә дә татар телендә сөйлиләр

Бүген Тукай музеенда "Туган тел" шигыренә багышланган интерактив күргәзмә ачылды.

Тукай музеенда “Туган тел” шигырен барлык милләт вәкилләренә дә татар телендә сөйлиләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова музейга экскурсиягә килүчеләрнең барысына да "Туган тел" шигырен татарча сөйләүләре турыда әйтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә сөйләде.

Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, музейда Габдулла Тукайның “Туган тел” әсәренә һәрвакыт зур игътибар бирелә. “Безнең музейга төрле өлкәләрдән төрле милләт вәкилләре килә. Алар Тукай теле, Тукай иҗаты белән танышырга тели. Һәм нинди генә телдә экскурсия алып барсак та, аларга Тукай шигырен татар телендә сөйлибез”, - дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова.

Тукай музеенда Туган тел көненә багышланган чара берничә ел рәттән үткәрелә. Музей директоры Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, быел бу чарага үзгәрешләр кертелеп, кичәдә күбрәк игътибар “Туган тел” шигыренең тарихына бирелде. “Ничек, кайчан язылган, Тукай нинди сүзләрне алыштырган, нинди рецензияләр язылганны тикшердек”, - диде музей директоры.

Бүгенге чара кысаларында Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыренә багышланган интерактив күргәзмә дә ачылды. “Тукайның “Туган тел” әсәренә иллюстрация ясап, безнең почтага җибәрсләр, без социаль челтәрләрдә урнаштырычакбыз”, - дип әйтте музей директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100