news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай музеенда – Туган тел кичәсе
19 февральдә көндезге сәгать 13дә Г.Тукай әдәби музеенда Халыкара туган тел көненә һәм Габдулла Тукай тарафыннан “Туган тел” шигырен язуга 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). 19 февральдә көндезге сәгать 13дә Г.Тукай әдәби музеенда Халыкара туган тел көненә һәм Габдулла Тукай тарафыннан “Туган тел” шигырен язуга 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.
Әйтергә кирәк, Тукай музеенда туган тел мәсьәләләренә багышланган күп санлы лекцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, әдәби-музыкаль кичәләр, фәнни укулар даими үткәрелеп тора. Билгеле булганча, Габдулла Тукай яңа татар әдәбиятына нигез салучы, туган телебезне үстерүче булган. Бишектән таныш булган “Туган тел” шигырен Тукай 1910 елда язган һәм аны “Балалар күңеле” җыентыгында бастырган. Халык бу шигырьгә көй язган. Хәзер “Туган тел” җыры туган телгә, татар халкына гимн буларак яңгырый. Милләттәшләребез кайда гына яшәмәсен, алар үз телен, гореф-гадәтләрен сакларга тырыша. “Туган тел” җырын белмәгән татар җир шарында юктыр мөгаен.
Тукай музеенда узачак туган тел кичәсендә татар теле язмышы хакындагы фикерләре белән ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча Комиссия рәисе Разил Вәлиев, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар теле кафедрасы мөдире, академик Рүзәл Йосыпов, республика Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов уртаклашыр дип көтелә. Тагылган шагыйрьләребез Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Газинур Морат туган телгә багышланган үз шигырьләрен укыячак. Казан театр училищесы студентлары туган тел турындагы шигырьләргә һәм җырларга язылган композиция башкарачак, дип хәбәр иттеләр Тукай әдәби музееннан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2