Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай музеенда “Терелә хәтердә Сөембикә...” кичәсе узачак
27 августта 14 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда Республика һәм шәһәр көне уңаеннан “Терелә хәтердә Сөембикә...” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелә
(Казан, 26 август, “Татар-информ”). 27 августта 14 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда Республика һәм шәһәр көне уңаеннан “Терелә хәтердә Сөембикә...” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.
Республика көне җиткәндә, халык Татарстанның бәйсезлеге, аның дәүләтчелеге турында уйлана, шушы бәйсезлек юлында шәһит киткән олуг шәхесләрне хәтердә кабат яңарта. Шундый шәхесләр арасында азатлык символына әверелгән Сөембикә ханбикә аерым игътибарга һәм ихтирамга лаек. Ул - татар халкының үткәндәге ачы язмышы да, киләчәккә өмет хыяллары да, йөз аклыгы да, вөҗданы да.
Язучылар, галимнәр Сөембикә образына ХVIII гасырдан бирле мөрәҗәгать итәләр. Татар әдәбиятында беренчеләрдән булып әлеге темага Р. Фәхретдинов, Г. Әхмәров, Һ. Атласи, Г. Баттал, Г. Гобәйдуллин, Ә. Вәлиди кебек тарихчы-язучыларыбыз мөрәҗәгать иттеләр.
Әдәби-музыкаль кичәдә 1990 еллардан соң Сөембикәгә багышлап күләмле әсәрләр иҗат иткән Рабит Батулла һәм Мөсәгыйть Хәбибуллин катнаша. Алар укучыларга Сөембикә образының туу тарихы турында сөйләячәкләр.
Татар шигъриятендә Сөембикә образы үзе бер тарих. Кичәдә Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Рәшит Әхмәтҗан кебек шагыйрьләрнең Сөембикәгә багышланган шигырьләре яңгыраячак.
Сөембикә образы сынлы сәнгатьтә дә киң чагылыш тапты. Инде ХVII гасырда ук билгесез рәссам тарафыннан иҗат ителгән ханбикәгә багышланган әсәр - бүген Татарстан Республикасы Милли музееның кадерле ядкарьләренең берсе.
Кичәдә “Сөембикә образы – сынлы сәнгатьтә” дигән күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк. Анда Б.Урманче, Ч.Әхмәров, Ә.Фәтхетдинов, Р.Вахитов, А.Тимергалин, Р.Шәмсетдинов, Н.Хаҗиәхмәтов һәм Милли музей фондында сакланучы Р.Шәмсутовның әсәрләре урын алачак. Сәнгать фәннәре кандидаты Д. Вәлиева чыгышы да тамашачыларда зур кызыксыну уятыр.
Чарада күренекле галимнәр - Фаяз Хуҗин, Солтан Шәмси, Резеда Ганиева да катнашачак, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музееның матбугат хезмәтеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз