news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда шагыйрьнең сүзләре язылган киемнәр тәкъдим итәләр

Әдәби музей Яңа елга бүләкләр алырга чакыра.

Тукай музеенда шагыйрьнең сүзләре язылган киемнәр тәкъдим итәләр

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Габдулла Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең сүзләре язылган кием-салымнар тәкъдим ителә. Бу турыда музей җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова Фейсбуктагы сәхифәсендә хәбәр итә.

«Яңа елга бүләк алдыгызмы? Иң яхшы, кызыклы, үзенчәлекле бүләкләр Габдулла Тукай әдәби музеенда сатыла. Тукай сүзләре язылган футболкалар, свитшотлар, бокаллар… Сезне көтәбез», — дип яза ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100