news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай музеенда шагыйрә Нәҗибә Сафина белән очрашу

Әдәби-музыкаль кичә аның 60 яшьлек юбилеена багышлана

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 3 апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрә Нәҗибә Сафинаның 60 яшьлегенә багышланган “Язмышыңа үзең Алла бул!..” дигән юбилей кичәсе узачак. Шагыйрә белән очрашуга студентлар һәм мәктәп укучылары, Нәҗибә ханымның туганнары, якыннары, иҗатташлары, хезмәттәшләре, галимнәр чакырылган, дип белдерә музейның матбугат хезмәте.
Н.Сафина 1949 елда Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туган. 1967 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1972 елда уку йортын тәмамлап, Кама Тамагы районы Балтач авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Соңрак Чистай районы Дүртөйле мәктәбендә, Чистай педагогия училищесында укыта. Башкортстанга күчкәч, Н.Сафина төрле профессияләр үзләштерә. Нефтекамски шәһәрендә слесарь, мастер-конструктор, биредәге Төзүчеләр сараенда техник кабинет мөдире, шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятендә җаваплы сәркатип вазифаларын башкара.
1990 нчы елларда ул Казанга кайта. “Сөембикә” журналында, “Шәһри Казан” газетасында эшли. Шушы елларда ул киң катлау укучыны үзенең иҗаты белән таныштыра; бер-бер артлы аның “Кош теле”, “Аккош күле”, “Мәче фәлсәфәсе” дигән шигырь җыентыклары дөнья күрә. Нигездә, алар балалар өчен китаплар. Шул ук вакытта олыларга адресланган лирикасында автор төрле темаларга кагыла. Мәхәббәт темасы, татар халкының язмышы өчен борчылу, фәлсәфи уйланулар, “Таң кошы”, “Без — шигырь, тормыш — проза” җыентыкларында чагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot