news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда – Шәриф Камалга багышланган күргәзмә

25 сентябрьдә Габдулла Тукайның әдәби музеенда 15 сәгатьтә татар әдәбиятының классигы һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның 125 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 25 сентябрьдә Габдулла Тукайның әдәби музеенда 15 сәгатьтә татар әдәбиятының классигы һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның 125 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.

Милли музейның матбугат үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, күргәзмәнең үзәгендә – 1927 елдан алып 1942 елга кадәр Шәриф Камал гаиләсе белән яшәгән, Островский урамындагы мемориаль фатирында сакланып калган әйберләр. Аларны музейга кызы Зәйнәп Байгилдиева тапшыра. 1950 елда бу фатирда Ш.Камал музей-фатиры ачыла. Хәзер бина аварияле хәлдә булганга, язучыга багышланган күргәзмә Г.Тукай музеенда урын алачак.

Фатирдагы әйберләрнең үз тарихы бар. Камаллар йортындагы кунак бүлмәсе, монда җыела торган күренекле шәхесләр белән бәйле булган әйберләр - татар мәдәнияте тарихының бер кисәге. Язучы тарафыннан кунак бүлмәсендә “Матур туганда”, “Таң атканда” романнары, “Ут”, “Таулар”, “Томан артында”, “Козгыннар оясында” драмалары иҗат ителгән. Өстәлдә - К.Тинчурин белән бергә сатып алынган ваза, язу әсбаплары, Качалов театры коллективы юбилейга бүләк иткән сәгать, телефон, сугыш елларында сатып алынган репродуктор. “Рояль” маркалы, яза торган машинаның да үз тарихы бар. Аны сугыш вакытында гаилә комиссион кибеткә тапшырган була. Соңрак, музей төзелә башлагач, әлеге ядкарьне эзли башлыйлар. Аны Залесный бистәсендә табалар.

Китап шкафында сакланган бай китапханә, Яшел Үзән фанер фабрикасы эшчеләре тарафыннан бүләк ителгән этажерка язучының иҗат почмагын тулыландырып тора. Аш өстәле артында Шәриф Камалның гаилә әгъзалары һәм якыннары – язучылар, артистлар, музыкантлар җыела торган булган.

Әһәмиятле экспонат – рояль. Ул – язучының кызына ниятләп алган бүләге. Шәриф Камал 1925 елда Ырымбурдан күченгәндә алып кайткан керосин лампа белән кечкенә генә язу өстәле дә бик күп хатирәләр саклый. Шушы өстәл артында “Акчарлаклар”, “Бәхет эзләгәндә”, “Буранда” һәм башка танылган әсәрләр язылган. Өстәл тартмасында язучының сугыш кырында ятып калган улы Йосыфның фронттан язган хатлары ята.

Милли музей тупланмаларыннан алынган кулъязмалар, фотоматериаллар да зур кызыксыну уята. Алар арасында – “Сәяр” труппасына нигез салучы, режиссер Габдулла Кариевның Шәриф Камалга Ырымбурга адресланган хаты да бар. Хатта режиссер сәхнәгә куяр өчен язучыдан “Хаҗи әфәнде өйләнә” пьесасын җибәрүне сораган.

Күргәзмәдә Харис Якупов тарафыннан язылган язучы портреты, “Акчарлаклар” повестенә эшләнгән рәсемнәрне күрергә мөмкин. Алар татар әдәбиятының классигы тормышы һәм иҗаты турында сөйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100