news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда Шәехзадә Бабичны искә алалар

15 гыйнварда Габдулла Тукайның әдәби музеенда күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабичнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Тапмадым йолдыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). 15 гыйнварда Габдулла Тукайның әдәби музеенда күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабичнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Тапмадым йолдыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Чара музейда даими рәвештә уза торган “Тукай һәм аның даирәсе” циклы кысаларында оештырыла.
Тукай музее директоры Рәмис Аймәт хәбәр иткәнчә, Шәехзадә Бабич белән Габдулла Тукайның юллары беркайчан да кисешмәгән. Ләкин Бабич Тукай белән очрашуны өмет итеп яшәгән. 1912 елда Мәҗит Гафури чакыруы буенча Тукай Уфага баргач та, аларга күрешергә насыйп булмаган. Баштан, Тукайның Уфага килмәслеге турында хәбәр ишетелгәч, Бабич үзенең туган авылына кайтып киткән; аннан Тукайның тәгаен килүе билгеле булгач, Бабич Уфага ашыкса да, соңга калган: Тукай инде киткән булган. Чынлыкта исә, Бабич Тукайны үзенең остазы дип санаган һәм ике шигырен аңа багышлаган.
Кызганыч, Бабич турында архив материаллары дәүләт архивларында да, шәхси тупланмаларда да аз сакланган. Шуларның кайберләре язучы, Бабичның якташы Галимҗан Гыйльмановта саклана. Алар арасында Шәехзадә Бабичның үзе исән чакта һәм вафатыннан соң дөнья күргән китаплары, фотолар, ике кулъязмасы бар. Шулай ук Бабичның кыз туганы – Фәсәхәт сөйләве буенча Галимҗан Гыйльманов төзегән нәсел шәҗәрәсе, Шәехзадә Бабич турында галим-фольклорчы Нәкый Исәнбәт язып калдырган истәлекләр дә кызыклы. Бу материаллар беренче мәртәбә әлеге кичәгә килүчеләргә тәкъдим ителәчәк.
Шәехзадә Бабич 1995 нче елның 14 гыйнварында Башкортстанның Дүртөйле районы, Әсән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, казакъ далаларында балалар укыта. Уфа шәһәренең “Галия” мәдрәсәсен тәмамлый. Анда укыган чакта ук “Парлакъ”, “Акмулла”, “Эләктергеч”, “Шура” журналларында шигырьләре басыла башлый. 1916 елларда Троицкида мөгаллим булып эшли. Ырымбурда чыккан “Кармак” журналына эшкә чакырылып, анда җаваплы сәркатип булып эшли.
Шәехзадә Бабич – революциягә кадәрге татар демократик әдәбияты, аеруча Тукай поэзиясе тәэсирендә яза башлап, үз иҗатының иҗтимагый мәгънәсен, максатын халыкка хезмәт итүдә, аның мәнфәгатьләрен яклауда дип күрә һәм тугандаш татар, башкорт халыкларының рухи хөрлеген илһамланып җырлаган зур талантларның берсе. Ул кыска гына иҗади гомерендә бай һәм үзенчәлекле поэтик мирас калдыра. Аның лирикасы туган илгә, туган табигатькә чиксез мәхәббәт хисе белән сугарылган. Шигырьләренең техник яктан камил эшләнүе, нәфислеге, ритмик төзеклеге-музыкальлеге, тел-сурәтләү чараларының байлыгы, төрлелеге сокландыра. Аның “Газазил”, “Китабеннас фи хаккыльхаувас”, “Кандала” кебек сатирик әсәрләре юмор-сатира жанрының классик үрнәкләре булырга лаеклы.
Бабич үзе исән чагында бары бер шигырьләр җыентыгы гына дөнья күрә. Төп поэтик мирасы исә газета-журналларда басылган килеш яки кулъязма хәлендә кала килеп, бары 1922 елда гына бер өлеше Галиҗан Ибраһимов тарафыннан “Шигырьләр мәҗмугасе” исеме белән бастырыла. Шагыйрьнең егерменче елларда тупланган гаять бай кулъязма архивының зур өлеше – басылмаган шигырьләре, автобиографик язмалары, көндәлек дәфтәрләре, халык арасында йөргәндә язып алган мәкальләр, әкиятләр соңыннан югала.
Кызганыч, Шәехзадә Бабичка дөньяда озак яшәргә насыйп булмый. 1919 елның 28 мартында ул, типография эшләре белән Баймак шәһәренә барганда, юлда, фаҗигале рәвештә һәлак була.

14 сәгатьтә башланып китәчәк кичәдә күренекле галимнәр – Тәлгать Галиуллин, Фоат Галимуллин, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрә Нәҗибә Сафина, артистлар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100