news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай музеенда променад-экскурсия тәкъдим ителде

Экскурсия бөек шагыйрь белән әңгәмә рәвешендә узды.

Тукай музеенда променад-экскурсия тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Бүген Габдулла Тукай музее татар җәмәгатьчелегенә беренче тапкыр яңа төр экскурсия – променад-экскурсия тәкъдим итте. Чараның авторы һәм башкаручысы – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссеры Олег Кинҗягулов.

  • Променад-экскурсия үз эченә аудиоспектакль белән эскурсияне берләштерә.

Экскурсия бөек шагыйрь белән әңгәмә рәвешендә узды: аудиоязмалар ярдәмендә тамашачы алдында Тукайның күзгә күренмәгән образы тудырылды. Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов башкаруында  Тукай шигырьләре яңгырады.

Шушындый форматтагы экскурсия музей өчен генә түгел, шулай ук реҗиссер өчен дә беренче тәҗрибә булып чыкты. "Мәктәптә укыганда, безгә Тукайны мескен итеп күрсәтә иделәр. Мин аны исә чын көрәшче, көчле рухлы шәхес итеп күз алдыма китерәм", - диде Олег Кинҗягулов.

Экскурсия китапханәчеләр, шагыйрьләр һәм журналистлар белән фикер алышу белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot