news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай музеенда чит ил студентларын халкыбыз традицияләре белән таныштырачаклар

15 май көнне Муса Җәлил музей-фатирында “Музейда көн һәм төн” акциясе оештырыла

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). 15 май көнне Муса Җәлил музей-фатирында “Музейда көн һәм төн” акциясе оештырыла. Быел Халыкара музейлар көнен музей чит ил студентлары ассоциациясе белән берлектә “Мусада кунакта” күргәзмәсендә үткәрә. Чит ил студентларын татар традицияләре, көнкүреше, киемнәре белән таныштырачаклар. Чәй табыны артында һәрберсе үз халкының гореф-гадәтләре турында сәйли алачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot