Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай музеен төзекләндерүчеләр тарихи ядкарьләр тапкан
Гасырдан артык капка баганасы астында яткан ат дагалары яңа экспозициядә урын алачак.
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Шамил йорты”, хәзерге вакытта Г.Тукайның әдәби музее капка баганалары астында бер гасырдан артык яткан ат дагалары табылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Г.Тукайның әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова әйтте.
“Ремонт эшләре вакытында бинада элеккеге кайчылар, пыяла савытлар, чынаяк ватыклары һәм борынгы үзенчәлекле кадаклар чыкты, – ди Гүзәл Төхвәтова. – Иң кызыклысы урамдагы капка баганалары астында ике якта да ат дагалары табылды. Яңа экспозициядә “Шамил йорты”нда табылган бу тарихи байлык та урын алачак. Шулай ук, тагын бер сөенечле яңалыгыбыз бар. Казанда булмаган, Петербургта гына сакланып калган Г.Тукайның “Сабитның укырга өйрәнү” китабы электрон вариантта бүгенге көндә музейга кайтартылды. Бу тарихи ядкарь Г.Тукай музеенда эшли башлаячак “Тукай үзәге” ндә урнашачак. Әлеге басма бик матур, үзенчәлекле, төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Тукайның бу китабын үз музеебызда, ягъни “Тукай үзәге”нә урнаштыра алуыбыз белән горурланабыз. Үзәк урнашкан бүлмәдә электрон өстәлләр куела, анда Габдулла Тукай турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплап бирергә тырышачакбыз. Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китапларының электрон вариантын да тәкъдим итәчәкбез. “Тукай үзәге”нә язучылар, укытучылар шагыйрьнең төрле китапларын алып килә. Әлеге китаплар белән якын киләчәктә музейга килгән тамашачылар да таныша, куллана алачак. Китапны кулга алганда, ни рәвешле, кем тарафыннан бирелгәнлеге хакында да мәгълүмат биреләчәк. Гомумән музей бинасы тулысынча яңартылып килә. Монда без музей хезмәткәрләренә дә Тукайның иҗатын, аның шәхесенә нисбәтле фактларны туплап күрсәтү өчен зур җирлек тудырыла. Шагыйрьне һәр яктан ачу өчен материаллар тагы да күбрәк булачак. Эшчәнлегебез дә киңрәк масштабта алып барылыр, дип өметләнәбез”.
Г.Тукай музеен төзекләндерү эшләренә заказ бирүче – “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе. Архитектор-рестовраторы Лилияна Иванова. Проектны "Татинвестгражданпроект" оешмасы төзегән.Г.Тукай музееның яңартылган бинасы быел декабрь азагына музейчылар карамагына тапшырылачак.
Белешмә өчен: Габдулла Тукайның әдәби музее Иске Татар бистәсендәге “Шамил йорты”нда урнашкан. Заманында беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков йорты булган. 1884 елда Ибраһим Аппаков Бибимәрьямбану исемле кызын Кавказда милли-азатлык көрәшен җитәкләгән атаклы Шамилнең уртанчы улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфигә кияүгә бирә. 1904 елда ире Мөхәммәтшәфинең вафатыннан соң, Бибимәрьямбану йортны сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимовка сатып, балалары белән Петербургка күченә. Танылган кондитер Вәлиулла Ибраһимов “Шамил йорты”нда да кәнфит җитештерү эшен оештырып җибәрә.
Соңрак чорларда йорт төрле максатларда файдаланыла. Музей ачылганчыга кадәр биредә коммуналь фатирларда утызга якын гаилә яшәве мәгълүм.
1984 елда “Шамил йорты”н Габдулла Тукайның әдәби музее карамагына тапшыралар. Ә тагын ике елдан, шагыйрьнең тууына 100 ел тулган елны, музей ишекләрен ача.
Тукайның “Шамил йорты”нда булу-булмавы турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Тарихчы Булат Солтанбәковның әйтүенә караганда, 1890 еллар уртасында Мөхәммәтшәфи янына аның беренче хатыныннан туган улы Мөхәммәтзаһит килә торган булган. Зыялы, мәгърифәтле бу егет тиз арада татар яшьләренең мәхәббәтен яулаган. Беренчеләрдән булып мөселман хәйрия җәмгыяте, татар телендә спектакльләр куюны оештырган. Шул елларда “Шамил йорты”нда алдынгы карашлы татар яшьләре җыелуы, алар арасында Тукайның да булуы ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз