news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай музее янында бөек шагыйрьгә багышлап граффити ясаганнар

Портрет фонында казанлылар фотога төшә башлаган.

Тукай музее янында бөек шагыйрьгә багышлап граффити ясаганнар
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Сәфьян Ибраһимов урамы тугызынчы йорт бинасы диварына күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның портретын ясаганнар. Бу хакта “Татар-информ” фотохәбәрчесе Салават Камалетдинов хәбәр итте.

Салават Камалетдинов сүзләренчә, граффитины диварга Тукайның туган көнендә ясаганнар. “Әлеге бина Габдулла Тукай музее янында урнашкан. Тукай портреты фонында Казан халкы инде фотога да төшә. Граффитины соңыннан буярлар дип уйлыйм”, - дип сөйләде ул.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot