news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай музее «Шүрәле белән Яңа ел» бәйрәменә чакыра

Программада экспозиция заллары буйлап квест, әйлән-бәйлән һәм чыршы янында күңелле уеннар каралган.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Габдулла Тукай әдәби музее «Шүрәле белән Яңа ел» бәйрәме уздыра. Бу хакта музейның директоры Гүзәл Тәхвәтова Фейсбукта хәбәр итте.

Программада экспозиция заллары буйлап квест, әйлән-бәйлән һәм чыршы янында күңелле уеннар каралган.

Катнашу өчен, алдан 7 (843) 590-86-67 номерына шалтыратырга кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot