news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музее экспозициясенең киләчәге бар, дип саный татар җәмәгатьчелеге

Бүген Габдулла Тукай музеенда узган матбугат конференциясенә милләтебезнең музей язмышына, андагы экспозиция киләчәгенә битараф булмаган шәхесләре җыелган иде

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Габдулла Тукай музеенда узган матбугат конференциясенә милләтебезнең музей язмышына, андагы экспозиция киләчәгенә битараф булмаган шәхесләре җыелган иде. Очрашу Тукай музее киләчәгенә багышланган иде. Кунаклар арасында – ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе Разил Вәлиев, “Вамин” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, мәдәни мирасны саклау һәм үстерү фонды рәисе Вәгыйзь Мингазов, рәссамнарыбыз – каллиграфия остасы Нәҗип Нәкъкаш, Рушан Шәмсетдинов, Булат Гыйльфанов бар иде.
Очрашуны алып барган – ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Г.Тукай музее экспозициясенә җан өрү максатыннан, республикабызда рәссамнар арасында иң яхшы музей экспозициясе эскизы проектына конкурс игълан итүе турында хәбәр итте. Матбугат конференциясен оештыруның максаты шул турында игълан итү булса да, утырышта катнашкан киң җәмәгатьчелек вәкилләре экспозицияне яңарту мәсьәләсен генә түгел, ә гомумән, татарның тарихи мирас булган архитектура һәйкәлләрен юкка чыгару проблемасын да күтәрде.
Яңа экспозиция эскизы музейга нигә кирәк? Гөлчәчәк Нәҗипова әйтеп үткәнчә, конкурс күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлана. Иң яхшы экспозиция эскизы проекты бәйгесе музей экспозициясен яңарту максатын күздә тота. Очрашу кунакларының барысы да диярлек экспозициянең искергән булуын, аны карап йөргәндә, кешене моңсу хисләр чолгап алуын билгеләп үтте. Тукай музее андый булырга тиеш түгел. Бүгенге заман кешесе вакыт таләпләренә җавап бирә торган музейга гына тартылачак. Тукай музее экспозициясен үзгәртеп кору – заман таләбе. Рәссамнар алдында әнә шундый максат куела. Музей үзе Тукай тууына 100 ел тулган елны ачыла. 25 ел эшләү дәверендә экспозиция ике тапкыр яңартыла. Киләсе елда экспозицияне заман таләбенә карап үзгәртү, яңарту күздә тотыла. Әмма рәссамнар алдында Тукай рухын саклап калу бурычы куела. Тукайны без шәхси әйберләре, шигырьләре аша ачарга тиеш, дип саный музей белгече. Гомумән, экспозицияне интерактив экспозициягә әйләндерү максатка ярашлы булыр иде, диде музей директоры Рәмис Аймәт. Аның фикеренчә, музей территориясендәге Тукай бакчасын булдыру шагыйрь рухын кайтарырга ярдәм итәчәк.
ТР милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова музей кунакларын конкурс нигезнамәсе белән таныштырды. Бәйгедә катнашырга теләге булган рәссамнардан заявкалар 2010 елның 19 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк. Проектларны 14 апрельгә кадәр тапшырып булачак. Бәйгегә нәтиҗәләрне 26 апрельдә - Тукай туган көнендә ясау фаразлана. Җиңүчеләрне 10, 30 һәм 50 мең сум күләмендә премияләр көтә. Иң яхшы эскиз проекты авторы Тукай музее экспозициясен яңарту эшендә катнашачак. Гөлчәчәк Нәҗипова әйтеп үткәнчә, проектны тормышка ашыруга 65 миллион сум тирәсе акча кирәк булачак. Әмма бу сумма җиңәчәк проект чыгымнарына карап үзгәртеләчәк. “Музеебыз иң яхшы булырга тиеш: Тукай шуңа лаек”, - дип ассызыклады ТР Милли музее директоры.
Матбугат конференциясендә Тукай рухын саклаган тарихи биналарны җимерү, юкка чыгару проблемасы тирәсендә дә фикер алышынды. Аеруча, Тукай соңгы көннәрен уздырган Болгар кунакханәсен җимерү татар халкы өчен зур югалту булуы ассызыкланды. Шуңа күрә, Иске татар бистәсе горурлыгы булган Тукай музее бинасын саклап калу мөһимлеге әйтелде. Ахырда сүзне депутатыбыз Разил Вәлиев алды. Ул депутатларның Болгар кунакханәсен яңадан торгызуны сорап хөкүмәткә мөрәҗәгать итүләре, “Татнефть” оешмасына бинаны яңадан төзү, Тукай, аның замандашлары тормышына һәм иҗатына багышланган комплекс булдыру эше йөкләнүе турында әйтте. “Минем уйлавымча, Тукай рухын чын татар яшәгән һәр йортта очратырга мөмкин. Тукай музеенда да Тукай рухы бар, яши. Әлбәттә, аны үзгәртергә кирәк, музейга яшь буын тартылсын өчен. Депутатлар бу эштә ярдәм күрсәтергә әзер”, - диде Разил Вәлиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100