news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музее экспозициясендә жандармерия белән бәйле мәгълүматлар да урын алачак

1986 елда төзелгән экспозициядә бу тема чагылдырылмаган булган.

Тукай музее экспозициясендә жандармерия белән бәйле мәгълүматлар да урын алачак
Михаил Захаров

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукай әдәби музееның яңа экспозициясе жандармерия белән бәйле экспонатлар белән дә баетылачак. Яңа экспозициядә Г.Тукайның чордашларына да киң урын биреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Г.Тукай әдәби музееның мөдире Гүзәл Төхвәтова әйтте.

Бүген Милли музейның Гыйльми совет утырышы булып узды. Утырышта Г.Тукай әдәби музееның яңа экспозициясе турында да сүз барды.

“Яңа экспозицияне төзү проектында, музейның фәнни хезмәткәрләре белән бергә, читтән чакырылган галимнәр дә катнаша, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Гүзәл Төхвәтова. - Аларның киңәшләрен дә, рәссамнарның күзаллавын да истә тотачакбыз. Әдәби музей булганга күрә, яңа экспозициядә без шагыйрьнең иҗатына күбрәк басым ясарга җыенабыз. Аерым әсәрләрне җентекләп ачачакбыз, аларның язылу шартлары белән бәйле шәхесләр дә яктыртылачак.

Г.Тукай үзәгенә әдипнең китаплары туплана. Музейда зур китапханә оештырыла. Биредә Тукайның төрле елларда нәшер ителгән һәм аның турындагы - төрле илләрдә чыккан басмалар урын алачак. Һәркем, музейга килеп, шагыйрь турында фәнни материалларны өйрәнә алачак. Сүз дә юк, сирәк кулъязмаларның электрон вариантын булдыру мәсьәләсе дә карала”.

Г.Тукайның бик күп китаплары музей фондында саклана. Аларны инде музейга килгән һәркем кулына тотып куллана алмый. “Тукай үзәге”нә җыела торган басмаларны, киресенчә, файдаланырга мөмкин булыр. Соңгы елларда “Тукай үзәге”нә җыелган китапларның саны 350гә якын.

Г.Тукай әдәби музее мөдире “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, Тукай шәхесен өйрәнергә килүчеләр Шамил йорты белән дә кызыксына. “Шамил йорты Казанның иң матур биналарыннан санала, - ди Гүзәл Төхвәтова. - Шуңа күрә музейда тарихи бина турында да киң мәгълүмат булырга тиеш. Тукай музееның яңа экспозициясендә шагырьнең моңарчы киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән сөлгесе дә урын алыр, дип көтелә. Жандармерия белән бәйле мәгълүматлар яңа экспозициядә күрсәтеләчәк. 1986 елда төзелгәнендә бу тема юк иде, шулай ук дин өлкәсе яктыртылачак”.

Яңа экспозициядә шагыйрьнең туганнары, чордашлары һәм иҗатташлары турындагы материалларга да зур урын бирелә. Биредә Ф.Әмирхан, С.Сүнчәләй, З.Мәүлетованың да шәхси әйберләре куелачак. Бүгенге көндә әлеге шәхесләргә багышланган музей юк, шуңа күрә әдипнең чордашларының тормышы һәм иҗаты Тукай әдәби музеенда күрсәтеләчәк. Татарстан Милли музеей фондында әлеге шәхесләрнең шәхси әйберләре шактый күп саклана, диде Гүзәл Төхвәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100