news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музее директоры Госман Хәбибуллинның исемен мәңгеләштерергә тәкъдим иттеләр

Госман Хәбибуллин ярдәме белән музейның сәнгать проекты булдырыла, музей беренче тапкыр туристик маршрутка кертелә.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина музейның беренче директоры Госман Хәбибуллин исемен мәңгеләштерергә кирәк дип саный.

«Госман Хәбибуллин директор булган вакытта ХХ гасыр башындагы Әдәби салон эшли башлый, „Тукай көннәре“, фәнни конференцияләр үткәрү традициягә әверелә. Казанда аның исеме, һичшиксез, булырга тиеш», — диде ул Тукай музееның 35 еллык очрашуында.

Лена Тябина Тукай музее ачылу тарихын да сөйләде. «Музей 1986 елның 26 апрелендә — Тукайның 100 еллыгы көннәрендә ачылырга тиеш булса да, бу эш ай ярымга соңга кала. Сәбәбе — экспозициянең рәссамнар эшләргә тиеш булган сәнгати проекты әзер булмау. Бу проблеманы хәл итү Госман Хәбибуллинга йөкләнә», — ди ул.

Аның сүзләренчә, Госман Хәбибуллин рәссамнар эзләп, Минск, Киев, Ленинградка бара, сөйләшүләр уздыра. «Аның ышандыру сәләте, тырышлыгы, җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булуы шул авыр хәлдән чыгарга мөмкинлек бирә. 18 гыйнварда Казанга Ленинград рәссамнары килә, экспозиция проектын төзү буенча эш башлана», — диде ул.

Очрашуда Госман Хәбибуллин тырышлыгы белән Габдулла Тукай әдәби музееның туристик маршрутларга кертелүен, биредә чит илләрдән килгән делегацияләр еш кунак булуын искә алдылар.

«Планнары зур була аның: ул элекке „Болгар“ кунакханәсенең Тукай биш ел яшәгән 40нчы бүлмәсендә музейның филиалын ачарга тели, фәнни концепциясен һәм документациясен эшли. „Иске Татар бистәсе тарихи-архитектура комплексы“ проекты идеясе белән чыга. Бүген бу проект тормышка ашты, аларда Госман аганың да өлеше зур», — диде Лена Тябина. 

Госман Хәбибуллин 1950 елның 10 июнендә Теләче районы Олы Саурыш авылында туган. 1957-1967 елларда ул туган авылының – сигезьеллык һәм Икшермә урта мәктәпләрендә укый. Аннан соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала.

Музейга 1986 елның 1 апрелендә директор итеп билгеләнә һәм гомеренең соңгы көненә — 1992 елның 7нче декабренә кадәр шунда эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100