Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай музее ачылуга 34 ел тулу уңаеннан онлайн экскурсия була
Биредә музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Хәбибуллин туганга 70 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырыла.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 34 ел элек 11 июньдә Казанда Габдулла Тукай Әдәби музее ачыла. Истәлекле көн уңаеннан онлайн форматта «Йолдызлы экскурсия» була. Чара музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Әкрам улы Хәбибуллин туганга 70 ел тулуга багышлана. Бу турыда музейның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Госман.Хәбибуллинны искә алу көненә әзерлек бер ел элек башланган. Истәлекләр, музей документлары, аның фотоархивы, әдәби материаллар өйрәнелгән. «Россия әдәби музейлары энциклопедиясенә», «Казан утлары» журналына мәкалә әзерләнгән.
Музейдагы искә алу чарасы онлайн экскурция рәвешендә узачак. Биредә шәхси аның әйберләре, документлары, фотолары белән танышып булачак.
Эскурсияне галимнең хатыны Рәмзия Рәхмәтулловна, кызлары Айгөл, Айсылу, Алсу уздыра. Госман Хәбибуллинның кызлары филологлар. Һәрберсе үзенчә әтиләренең эшен дәвам итә.
Экскурсияне Габдулла Тукай Әдәби музееның инстаграмм битендә карап була: https://www.instagram.com/muztukay/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз