news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай муниципаль районында М-7 автомобиль юлы участогын төзекләндерү төгәлләнде

Яңа юл участогының озынлыгы 5,414 км тәшкил итә

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында М-7 “Идел” – Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы автомобиль юлын төзекләндерү тәмамланды.

Юлны төзекләндерү 2013 елда Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында башланды. Ул IV техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды. Юлның яңа участогы 5,414 км тәшкил итә.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен, 347 сигнал баганасы, 57 юл билгесе, металлдан 900 м барьер коймалар куелды, 1243 кв.м мәйданда юл тамгалары төшерелде. Шулай ук 7 түбәнгә төшү юлы төзелде, шул исәптән Сарайлы торак пунктына.

Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖнең Чаллы филиалы, проект оешмасы - “Татдорпроект” ААҖ. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100