news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Тукай марафоны – 2017" йөгерү ярышы уздырылды

Зона күләмендә үткәрелгән марафонда Арча, Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә районнарыннан 63 йөгерешче катнашты.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Кичә, 27 апрельдә, Арча районында зона күләмендәге “Тукай марафоны – 2017” җиңел атлетика буенча йөгерү ярышы уздырылды. Марафонда 16 яшькә кадәрге спортчылардан башлап, “40+” категориясендә йөгерешчеләр көч сынашты. Бу хакта “Татар-информ”га Арча районы Башкарма комитетының Яшьләр, спорт һәм туризм бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, марафонда Арча, Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә районнарыннан һәм Казаннан 63 йөгерешче катнашкан. Катнашучылар арасында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларының баш мөхәррире Данил Гыйниятов та бар иде. Марафон Арча шәһәре үзәгендә старт алды. 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр – 10 чакрымга, аннан өлкәнрәкләр 24 чакрымга йөгерүдә көч сынашты. Ир-ат һәм хатын-кыз йөгерешчеләр арасында җиңүчеләр аерым билгеләнде.

“Тукай марафоны – 2017” дә “16 яшькә кадәргеләр” төркемендә Арча 5 нче гимназиясеннән Эльвира Вафина һәм Арча 2 нче мәктәбеннән Илназ Дияров җиңү яулады. Алар 10 чакрымга йөгерүдә көч сынашучылар төркеменнән иң беренчеләр булды.

17 яшьтән 29 яшькә кадәргеләр арасында беренчелекне Арча Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Адил Мөҗипов һәм Арча педагогия көллиятеннән Анастасия Сметанина яулады. Алар марафонда 24 чакрым арага йөгерүчеләр төркемендә катнашты.

30-39 яшьлекләр арасында Кукмарадан Рәниф Сабирҗановка тиңнәр табылмады.

40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында өч җиңүче билгеләнде. Алар – Саба районыннан Ильяс Шиһабетдинов, Балтачтан Фәридә Нәкыйпова һәм «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларының баш мөхәррире Данил Гыйниятов.

“Тукай марафоны” җиңүчеләренә медальләр, грамоталар һәм Арча районы исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Яңа Кырлайда уздырылган Шигырь бәйрәменә килгән мәртәбәле кунаклар катнашында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot