Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай һәм Минзәлә районнарында баш мал табиблары алышынды
Тукай районына Минзәлә районында эшләгән мал табибы килде.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстанның ике районында баш мал табиблары алышынды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Нуруллина хәбәр итте.
“Бүген ТР Министлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Тукай һәм Минзәлә районнарында булып, ветеринария оешмаларына яңа баш мал табибларын тәкъдим итте”, - диде Алсу Нуруллина.
Тукай районына баш мал табибы булып килгән Ленар Хәйбуллин яңа эш урынына тәкъдим ителгәнче Минзәлә районында баш ветеринария табибы булып эшләгән. Ул Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган югары белемле белгеч.
Минзәлә районы баш мал табибы вазыйфасына билгеләнгән Артур Гафуров Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаганнан соң, Минзәлә районы Кадрәк авылы ветеринария участогы пункты башлыгы булып эшләгән.
Искәртеп үтик, 2013 елдан башлап, Президентның авыл халкына хезмәт күрсәтү программасы нигезендә, 2013-2016 елларда, республикада 126 модульле ветеринария пункты ачылды. Республика буенча 47 баш мал табибы исәпләнә. Аның 43е авылларда, калган дүртесе - Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстан Республикасы ветеринария лабораториясендә хезмәт күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз