news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай клубындагы чираттагы әдәби-музыкаль кичә Мирсәй Әмиргә багышлана

Татар әдәбияты классигы Мирсәй Әмирнең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә “Саф күңелләр җырчысы” дип атала.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнвар көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар әдәбияты классигы Мирсәй Әмирнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Саф күңелләр җырчысы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.

Кичәдә Г.Камал театры артистлары Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, Кәрим Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Сәлим Мифтахов, Ринат Шәмсиев, Лилия Мәхмүтова, җырчылар Айдар Габдинов, Айгөл Хәйри, танылган язучылар Фоат Галимуллин, Лирон Хәмидуллин, Гәрәй Рәхим катнаша.Әдәб-музыкаль кичәне Г.Камал театры артистлары Эмиль Талипов һәм Илнур Закиров алып бара. Концертмейстер – Мөнирә Хәбибуллина. Сценарий авторы – шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, режиссеры – шагыйрь Рәмис Аймәт.

Башлана - 17.00 сәгатьтә
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100