news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай клубында язучылар укучыларына концерт куя

Концерт зур аншлаг белән бара. Әмма залда язучылар күп түгел.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында яңа ел концерты Алия һәм Алмаз Хәмзинның чыгышлары белән башланып китте.

Язучыларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәламләде. Ул тамашачыны "укучылар" дип атап яңа ел белән котлады. Тамашачының зал тутырып килүен ул милләтнең уяна башлавы дип билгеләп үтте.

Сәхнәдә Язучылар берлегенә быел гына алынган яшь шагыйрә Наилә Яхина, халык язучысы Рабит Батулла, шагыйрь һәм әдәбият белгече Хәнәфи Бәдигый чыгыш ясады.

Концерт зур аншлаг белән бара. Әмма залда язучылар күп түгел. Нигездә өлкән яшьтәге тамашачы урын алган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot