news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай клубында Сибгат Хәкимне искә алу кичәсе оештырыла

Искә алу кичәсендә шагыйрьнең туганнары, якташлары, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”).  5 декабрьдә республика Язучылар берлегенең “Тукай клубы”нда Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышланган, “Юксыну” дип исемләнгән кичә була. Бу хакта Татарстан Дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә Татарстанның халык артистлары Рафаэль Сәхәбиев, Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Римма Ибраһимова, Халыкара конкурслар лауреаты Энҗе Шәйморзина, музыкант Геннадий Максимов чыгыш ясаячак.

Программада Сибгат Хәким сүзләренә Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Әгъзам Фәттах, Сара Садыйкова, Җәүдәт Фәйзи, Фирзәр Мортазин иҗат иткән җырлар яңгыраячак. Танылган артистлар Резидә Сәлахова һәм Артем Пискунов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының шигырьләрен укыячак.

Искә алу кичәсендә шагыйрьнең туганнары, якташлары, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100