news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай клубында шагыйрә, популяр җырлар авторы Сания Әхмәтҗанованың иҗат кичәсе була

Сания Әхмәтҗанова эстрада җырын сөючеләргә иң башта "Пар алма", "Кура җиләк", "Әниемнең туган көне" һәм башка популяр җырлары аша танылды.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 15 майда Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында шагыйрә, популяр җырлар авторы, журналист, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы редакторы Сания Әхмәтҗанованың 55 яшьлегенә багышланган "Җан сулышым" дип аталган иҗат кичәсе була.

Әдәби-музыкаль кичәдә Сания Әхмәтҗанованың лиро-эпик циклларыннан өзекләр, шигырьләре, җырлары яңгыраячак. Шигырьләрне Г.Камал театры артистлары, автор үзе, яшь шагыйрьләр укыячак, С.Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырларны Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Закиров, Асаф Вәлиев, Резеда Шәрәфиева, Сәгыйть Гыйбашев, Алинә Сафиуллина башкара.

Сания Әхмәтҗанова эстрада җырын сөючеләргә иҗатының башлангыч чорында “Пар алма”, “Кура җиләк”, “Әниемнең туган көне” һәм башка дистәләгән популяр җырлары аша танылды. Заманында аның Сәгыйть Гыйбашев башкарган “Син сөюдән чибәр” дигән җырына иң беренчеләрдән булып профессиональ клип төшерелде, һәм яшь җырчы шуның аша танылу алды. Бүген исә Рөстәм Закировның Сания Әхмәтҗанова сүзләренә Илфат Дәүләтшин көй язган “Өч Пошалым – өч игезәк” хиты җырчының “Пошалым чаналары” фестиваленең үзенчәлекле гимнына әверелде.

Кичәдә авторның соңгы елларда иҗат иткән, милләт гаме белән сугарылган лиро-эпик циклларыннан өзекләр дә яңгыраячак.

Әдәби-музыкаль кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100