Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай клубында - Габдрахман Әбсәләмовны искә алу кичәсе
Кичә язучының иң популяр әсәрләренең берсе булган “Ак чәчәкләр” романына ишарәләп, “Ак чәчәкләр яктысы” дип атала.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Язучылар берелгенең Тукай клубында Язучы, Г. Тукай ис. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әбсәләмовның тууына 105 ел тулуга багышланган исемле искә алу кичәсе үткәрелә.
Кичә язучының иң популяр әсәрләренең берсе булган “Ак чәчәкләр” романына ишарәләп, “Ак чәчәкләр яктысы” дип атала.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда Миләүшә Айтуганова продюсерлыгында “Ак чәчәкләр” романы буенча телесериал төшерелгән иде.Ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Сериалның режиссеры - Ренат Әюпов. Төп геройлар — Гөлшаһидә һәм Мансур рольләрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәләхова һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов. Әбүзәр Таһиров ролен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров башкарды.
Башлана – 17.00.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз