news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай клубында Бикә Рәхимова иҗатына багышланган кичә була

"Бакый сагыш" дип аталган кичәдә Римма Ибраһимова, Эмиль Җәләлетдинов, Айдар Сөләйманов, Мирсәет Сөнгатуллин, Луара Шакирҗан һ.б. катнаша.

(Казан, 31 март, "Татар-информ"). 8 апрельдә Казанда шагыйрә, публицист Бикә Рәхимова туганга 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Тукай клубында "Бакый сагыш" дип аталган чара турында Татарстан Язучылар берлегенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Әлеге чарада Римма Ибраһимова, Эмиль Җәләлетдинов, Айдар Сөләйманов, Мирсәет Сөнгатуллин, Луара Шакирҗан һ.б. җырчылар һәм шагыйрьләр катнаша.

Кичә кичке биштә башлана. Керү ирекле.

  • Бикә Рәхимова 1939 елның 10 апрелендә Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туа.  "Сәрвиназ", "Кырмыскалар өендә", "Ачыл, күңел!", "Урман радиосы", "Иделләр казанында" һ.б. китаплары чыкты. Аның шигырьләренә композиторлар А.Монасыйпов, Ш.Шәрифуллин, Р.Кәлимуллин, Ф.Галиева, Ф.Шәрифуллин, И.Байтирәк, М.Сөнгәтуллин, Г.Сафина һ.б. көй язган. 2011 елда вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100