Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай клубында Һади Такшашның тууына 115 ел тулуга карата әдәби-музыкаль кичә була
Ул трибун, бунтарь, гыйсьянчы шагыйрь, мәхәббәт җырчысы, табигать һәм бизәкләр шагыйре, драматургның иҗатына багышлана
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). 18 мартта сәгать кичке 5тә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) Һ.Такташның тууына 115 ел тулуга (1901-1931) багышланган әдәби-музыкаль кичә була, дип игълан итте әлеге иҗади берлекнең матбугат хезмәте.
Трибун, бунтарь, гыйсьянчы шагыйрь, мәхәббәт җырчысы, табигать һәм бизәкләр шагыйре, балалар сөеп укырлык әсәрләр иҗат иткән әдип, драматург. Элеге сүзләр мәшһүр Такташны сурәтли. “Нәни разбойник”, “Мокамай” шигырьләре, “Караборынның дусты” повесте, "Җир уллары" трагедиясе, “Урман кызы” җыры һәм башка – төрле жанрларда язган әсәрләре буыннан-буынга яратып кабул ителә.
Кичәдә әдипнең тормыш юлы турында аның оныклары, кардәшләре истәлекләре белән уртаклашачак, галимнәр Фоат Галимуллин, Миләүшә Хабетдинова, Лена Гайнанова, Марсель Әхмәтҗанов аның иҗат юлы белән таныштырыр. Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреатлары Р.Гаташ, Р.Низамиев, С.Әхмәтҗанова, Р.Зәкуан, И.Иксанова, Р.Аймәт чыгышлары тамашачының күңеленә хуш килер. Татарстанның атказанган артисты А.Габдинов, Татарстанның халык артисты Р.Галимова башкарган җырлар кичәнең бизәге булыр, диелә ТР Язучылар берлеге хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз