news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Тукай исемендәге гимназияне күрсәтергә оят" - Удмуртия татарлары уку йортына ярдәм сорый

Татарстанның мәгариф һәм фән министры "Белем бирү эчтәлеген үзгәртүне үз өстемә алам. Әмма төзекләндерү буенча без сезгә ярдәм итә алмыйбыз", - диде.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Удмуртия башкаласындагы Габдулла Тукай исемендәге гимназия алдынгылар рәтендә, әмма аңа төзелгәннән бирле ремонт ясалмаган. Удмуртия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган семинар-җыелышта шул хакта борчылуын җиткерде.

Чарада Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләре катнашты.

Күрше республикада 859 бала ана телен фән буларак үзләштерә, 3 мәктәптә 88 бала факультатив дәресләрдә шөгыльләнә, 20 балалар бакчасында 620 бала ана телен өйрәнә. 2002-2003 уку еллары белән чагыштырганда, бу саннар 566 га кимегән.

Рәмзия Габбасова сүзләренчә, аларның максаты — ирешкән уңышларны саклап, ана телен өйрәтүгә мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итү. Моның өчен хәер сорашып, иганачеләр эзләп интегәсе юк, чөнки грантлар тапшырыла. “Бары башны бераз эшләтеп, яңа проектлар булдырырга гына кирәк”, - дигән фикердә милли-мәдәни автономия вәкиле.

Татарстаннан Ижевскида мөхтәрәм кунакларның еш булуын билгеләп үтте Рәмзия Габбасова. Мисал өчен, узган ел биредә Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, быел Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге делегация булып киткән.

“Әлбәттә, хуҗалар, кунак кабул иткәндә, өй җыештыра, анысын-монысын чистарта, тәртипкә китерә, үзләрен булган итеп күрсәтергә тырыша. Бездә дә шулайрак булды. Хуҗалар Ижау шәһәрендәге Габдулла Тукай исемен йөртүче гимназияне кунакларга күрсәтергә оялды һәм анда алып бармас өчен барысын да эшләде”, - диде Рәмзия Габбасова.

Аның сүзләренчә, гимназия укучылары алдынгылар рәтендә. Әмма әлеге уку учреждениесенең төзелгәннән бирле ремонт ясалмаган. “Аның этно-мәдәни ресурс дигән исеме булса да, татар теле кабинетында хәтта заманча техника булмау — безнең өчен оят”, - ди Удмуртиядән килгән вәкил.

Бу мәсьәлә буенча күрше республикага Энгель Фәттахов ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

“Сездәге гимназиянең белем бирү эчтәлеген үзгәртүне үз өстемә алам. Әмма төзекләндерү буенча без сезгә ярдәм итә алмыйбыз, бу Удмуртия җитәкчелеге аша эшләнелә торган эшләр. Без китаплар таратабыз. Әгәр дә тикшерүгә китсә, бу дөрес гамәл түгел, чөнки чит төбәкләрдә әсбаплар белән тәэмин итү җирле хакимият вазыйфасы. 2020 елга кадәр телне үстерү программасы нигезендә 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Бу безнең төбәктә генә гамәлдә”, - диде министр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100