news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай исемендәге филармониядә – Туй биюләре фестивале

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Раштуа бәйрәме” дип исемләнгән кичә узачак

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Раштуа бәйрәме” дип исемләнгән кичә узачак. Аның кысаларында Туй биюләре фестивале оештырыла. Бәйрәмне оештыручы – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, хореограф Дания Таймасова.
Концерт дәвамында быел өйләнешкән, профессиональ биючеләр булмаган яшьләр туй күлмәкләрендә һәм костюмнарында биеп күрсәтәчәк. Музыка кичәсендә Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева, ТР атказанган артисткасы Резеда Галимова, ТР халык артисты Рәшид Мостафин, “Симха” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эдуард Туманский чыгыш ясар дип көтелә. Филармониядән хәбәр ителгәнчә, тәнәфестә кунаклар өчен «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрына кушылып биеп карау мөмкинлеге тудырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot