news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларының рәсми исемлеге игълан ителде

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, лауреатлар игълан ителә торган бәйрәм форматы үзгәртелде.

Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларының рәсми исемлеге игълан ителде
Рамил Гали/архив

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары рәсми рәвештә игълан ителде. Лауреатлар исемлеген Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнгән 2020 ел лауреатлары:

Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);

Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);

«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина;

Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен).

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, лауреатлар игълан ителә торган бәйрәм форматы үзгәртелде. 26 апрельдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында бәйрәм фильм-концерты күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot