Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең төзекләндерелгән тулай торагы ачыла
Хәзер педагогия көллияте читтән килгән 158 студентны яшәү урыны белән тәэмин итә алачак
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Арчада педагогия көллиятенең тулай торагын реконструкцияләү төгәлләнде. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе студентлар яшәү өчен тәгаенләнгән объектка уңай бәя биргән. Бина заманча таләпләргә туры килә. Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәбәр итә.
Проект буенча, «Арча педагогия көллияте» һөнәри белем бирү автономияле оешмасының 2 нче тулай торагының ике катлы бинасына мансард каты төзелгән, шулай ук өч катлы янкорма сафка бастырылган. Бинаның гомуми мәйданы 3482,6 квадрат метр.
Яңа бинаны ачканнан соң, педагогия көллияте читтән килгән 158 студентны яшәү урыны белән тәэмин итә алачак. Элек монда 96 кеше яши ала иде.
Уңайлы торак бүлмәләр 14-18 яшьтәге 2-3 студентка исәпләнгән. Тулай торак катларында яңа бәдрәф һәм душ бүлмәләре бар. Шулай ук тәрбияче, шәфкать туташы, процедура бүлмәсе һәм авырган кешене хастаханәгә алып киткәнче вакытлыча изоляциядә тоту өчен бер урынлы палата да каралган.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә булачак башлангыч сыйныф укытучылары белем ала, алар бирегә республиканың бөтен районнарыннан һәм шәһәрләреннән килә. Элек студентлар фатир арендалап торырга мәҗбүр иде. Шуңа күрә тулай торакта яшәү өчен өстәмә 62 урын будыру белем бирү оешмасы өчен мөһим һәм истәлекле вакыйга. Хәзер студентлар торак белән тәэмин ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз