news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тукай фотосурәтенең төп нөсхәсе музейда үз урынын алды
Тукай укулары барышында аны тарихчы Тәэминә Биктимерова Радә Хәсәни исеменнән тапшырды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда традицион Тукай укулары булды. Әлеге музей белән берлектә ТР Милли музее һәм Тукай җәмгыяте тарафыннан оештырылган бу фәнни чарада галимнәр һәм Казан дәүләт университеты студентлары катнашты.
Тукай җәмгыяте рәисе, Казан дәүләт университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов җитәкчелегендә «Г.Тукай җәмгыятьнең әхлакый нигезләре турында: шагыйрь иҗаты XXI гасыр рухи кыйммәтләре яктылыгында» дип аталган гомуми тема буенча уздырылган Тукай укуларында галимнәр һәм башка татар зыялылары аерым темалар буенча чыгышлар ясадылар. Казан дәүләт университеты доценты Таһир Гыйлаҗев искәрткәнчә, Тукай укуларының дистә елдан артык традициясе бар. Ел саен Тукай иҗатының аерым бер аспекты тикшерелә һәм төрле галимнәр шулар буенча чыгышлар әзерләп, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәләр. Тукай җәмгыятен нигезләүче Нил Юзеев, аннары ул эшне дәвам иткән Тәлгат Галиуллин, хәзерге рәис Хатыйп Миңнегуловның Тукайны өйрәнүдә һәм аның иҗатын барлауда, пропагандалауда өлеше бик зур.
Г.Тукай һәм бүгенге рухи тәрбиянең җитди мәсьәләләре буенча студентларга «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы Харис Салихҗан, Тукай иҗатында әхлак тәрбиясе мәсьәләләре хакында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессоры Фирдәүс Гарипова сөйләде. «Г.Тукайның мәктәптәге роле турында 1910 нчы еллардагы фәнни-тәнкыйди әдәбият» дип аталган темага чыгыш ясап, Таһир Гыйлаҗев Тукайның балалар өчен язылган әсәрләре «Ак юл», «Мәктәп», «Мөгаллим» журналларында басылып чыгуын, шушы елларда Тукайга нисбәтле язмаларның рецензия, хатирә жанрында булуын искәртте. Тукайның балалар әдәбиятына керткән өлеше дип ул аның укыту методикасына уңай үзгәрешләр кертүен, балалар өчен хрестоматия язуын һәм шунда үзен педагог-методист итеп танытуын басым ясап әйтте.
ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Тәэминә Биктимерова исә «Г.Тукай даирәсендәге хатын-кызлар» темасын ачты. «Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Газиз Гобәйдуллин, Әхмәтгәрәй Хәсәнине әдәби-нәфис журнал ачарга димлиләр, - диде ул чыгышының азагында. – Һәм 1912 елның 5 декабрендә «Аң» иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис һәм фәнни-педагогик журналының беренче саны чыга. Тышлыгында – Тукайның «Без бишенче елны уяндык таң белән...» шигыре.» Галимә сүзләренчә, журналның нашире һәм мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни журналга язышкан кешеләрнең фотосурәтләрен бик күп итеп туплый. Тукай - Хәсәниләр йортында үз кеше. Тукай вафат булгач, күп санлы чәчәк бәйләмнәре, язулы тасмалар беркетелгән веноклар арасында «Аң» журналы исеменнән китерелгәне дә була. Шагыйрьне соңгы юлга озатканда фотога төшерү эшләрен оештыручы да - Әхмәтгәрәй Хәсәни. Аның бертуган энесе Барыйның кызы Радә Хәсәниләрдә сакланган әлеге фотосурәтнең төп нөсхәсен Тәэминә Биктимерова кичәдә Радә апа исеменнән Тукайның әдәби музее фондына тапшырды.
Биредә сүз алып, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, 11 июнь көнне Г.Тукайның әдәби музееның туган көне булачак, дип белдерде. Шул уңайдан әлеге музей урнашкан бина һәм Татар бистәсендәге иске йортлар тарихына багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы булачак. Милли музей хисабына Тукай музее төзекләндереләчәк һәм Тукай экспозиция яңартылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot