news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай фамилиясе каян килеп чыкканны да белмибез – Зиннур Мансуров

Бөек шагыйрьнең фәнни шәҗәрәсе бүгенге көнгә кадәр юк, дип үрсәләнә Тукай лауреаты.

Тукай фамилиясе каян килеп чыкканны да белмибез – Зиннур Мансуров
Рамиль Гали

(Казан, 14 аперль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Милли символга әверелгән шәхесне, бик ерак тарихта яшәгән, дип уйлыйбыз. Ә бит Тукай безнең гасырдашыбыз. Үткән гасырда иҗат иткәннәре алты елдан артыграк вакытка сыеп бетә, диде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлында  Г. Тукай лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Тукай эзләренә нигезләнеп эшләнгән «Истә калганнар» дип аталган сәяхәтнамә тәкъдим ителде. Шагыйрь Зиннур ага Мансуров журналистлар белән очрашу вакытында Г.Тукай мирасы хакындагы фикерләре белән дә уртаклашты. Татарстанда «Тукай гыйлеме үзәге» булмавына борчылуын белдерде.

«Аның вафатына күпме генә вакыт узган, ә шәхси әйберләрен югалтып бетергәнбез. Тукайның 5-6 гына шәхси әйбере калган.  Ярый әле кабере бар. Классик шагыйребез Дәрдмәнднең кабере дә юк бит. Аны да югалтканбыз. Тукай белән мактанабыз, күкрәк сугабыз, ә элементар нәрсәләр хакында мәгълүматыбыз юк. Тукай фамилиясе каян килеп чыкканны да белмибез. Бүгенге көнгә кадәр фәнни нигезләп аңлатучы юк. Тукайның вафатына да 100 елдан артык вакыт узды. Хәтта шуны да белмибез. Хәзерге заманда нинди генә түрәләр үзләренең шәрәҗәләрен эшләтмәде. Ул түрәләрнең шәҗәрәләре ниндидер морзаларга барып тоташа, кайберәүләренең хәтта ханнарга барып төртелә. Ә Тукаебызның фәнни шәҗәрәсе бүгенге көнгә кадәр юк.  Истәлекләрдә Апушның әнисе Миңсафа, дип әйтелә. Ә халыкта ул Бибимәмдүдә буларак кебек киткән. Менә шуларны да аңлатучы юк. Г.Тукай Җаек шәһәренә 1894 елны киткәнме, яки 1895 елны китеп барганмы, монысы да ачык түгел», - диде Зиннур Мансуров.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100