news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай энциклопедиясендә - Чаллы әдипләре

Яр Чаллыдан бу зиннәтле басмада ике шәхескә - Әнвәр Шәрипов һәм Айдар Хәлимгә урын бирелгән.

(Чаллы, 19 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов) . Узган ел Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать иниституты Габдулла Тукай энцеклопедиясен  бастырып чыгарган иде. Анда бөек шагыйребез белән бәйле материаллар: аның әдәби мирасын төрле яктан яктырткан,тормыш юлын чагылдырган язмалар, әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр , сәнгать әсәрләре иҗат итүче авторлар турында белешмә тупланган. Шулай ук Тукай бүләген алучы шәхесләребез белән дә бу кыйммәтле китапта танышырга мөмкин. Тукай шәхесен, аның милли каһарман булуын дәллилләгән әдипләр, сәясәтчеләр, галимнәр турында җентекләп бәян ителгән бу энцеклопедиядә.

Яр Чаллыдан бу зиннәтле басмада ике шәхескә урын бирелгән. Аларның берсе - әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, шагыйрь Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов. Икенчесе - олпат язучыбыз, шагыйрь, публицист , җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Әнвәр Шәрипов - бөек шагыйребез турында күпсанлы әсәрләр авторы. Китапта аның шигырләре исемлеге бирелә, аларга кыскача анализ да бар. Әнвәр Мәгъдәнуровичның республика газет-журналларында  басылган мәкаләләре хакында аеруча ассызыклап китәсе килә. Ул “Казанга Тукай мәйданы кирәк!” дигән язмасында башкалада эллеккеге Куйбышев исемендәге мәйданны Тукай исеменә алыштырырга кирәк, дип оран сала. Һәм бу турыда кабат-кабат газеталарда язып тынычланырга ирек бирми. Нәтиҗәдә Казан уртасында аның тәкъдиме белән бөек шагыйребез мәйданы барлыкка килә. Әнвәр аганың Чаллыда Тукай һәйкәле булмауга борчылып язган мәкаләләре дә республика матбугатында басыла, нәтиҗәсе инде билгеле: бүген Яңа шәһәр уртасында Тукаебыз басып тора. Яз саен биредә иҗат әһелләре, мәктәп укучылары, студентлар, гади эшче халык шигырь бәйрәменә җыела.

Айдар Хәлимнең бөтен иҗаты Тукай белән үрелеп бара. Аның иҗат иткән әдәби әсәрләрендә Тукай образы яңа яктан ачыла, аның бөеклеге оста сурәтләнә. Энциклопедиядә моңа дәлиләр китерелә. Айдар Хәлимнең әдәби әсәрләре, публицистик чыгышлары, мәкаләләре, репортажлары, иҗтимагый темалар күтәргән хатлары, анализлары, трактаталары – барысы да Тукай бәгыреннән өзелеп төшкән гаделлек, азатлык һәм ирек гыйсъяны, Тукай күкрәгеннән тетрәп чыккан ихтияри көч, явызлыкка ләгънәт, яхшылыкка хуплау мотивлары белән сугарылган.

Энциклопедиядә язылган мәгълүматта без Айдар Хәлимнең Тукай иҗатын изге күрүен, аның тирән мәгънәле анализлары аша да танышабыз.

Тукай энциклопедиясе - фәнни хезмәткәрләр, галимнәр, мөгалимнәр өчен генә түгел, милли җанлы һәркем өчен зур кыйммәткә ия хезмәт. Ул нибарысы 2000 тираж белән басылып чыккан. Илбашыбыз Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән чыккан бу китап. һичшиксез, әле милли мирасыбызның алтын фондына керерлек басма, диелә газетада.

 

                                                    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100