news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Тукай әдәби музеенда татар революционеры Хөсәен Ямашевка багышланган дәрес була

Укучылар белән очрашуда шагыйрьнең пресс-папье, металл стакан, фарфор савыт-саба кебек шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музеенда 13.00 сәгатьтә «Хөсәеннең якты истәлегенә» дип исемләнгән экскурсия-дәрес узачак. Дәрес татар революционеры һәм публицисты Хөсәен Ямашев тууына 140 ел тулуга багышлана.

«Татарстан Милли музее фондларында танылган кешеләр белән бәйле коллекцияләр шактый. Хөсәен Ямашев һәм аның гаиләсе коллекциясендәге әйберләр арасында пресс-папье, металл стакан, фарфор савыт-саба бар. Бу әйберләрнең күбесе чит илнеке, алар беренче татар большевигының бай кеше, икенче гильдия сәүдәгәре улы булуын искә төшерә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова.

Әлеге предметларның бер өлеше иртәгә узачак очрашуда да тәкъдим ителәчәк. «Очрашу урта һәм югары сыйныф укучылары өчен татар телендә узачак. Музейның яшь кунакларына Хөсәен Ямашев һәм Габдулла Тукайның башка күренекле замандашлары яшәгән ХХ гасыр башындагы чор ачылачак. Дәресне музей хезмәткәрләре үткәрә», — диде ул.

«Танылган шагыйрь — аның дуслары, замандашлары, фикердәшләре белән бәйле очрашулар — музей традицияләренең берсе. Габдулла Тукай Хөсәен Ямашев эшчәнлеге белән Уральскида яшәгән вакытта ук танышкан булган. Дәрес-очрашуның безнең музейда үткәрелүе — табигый», — дип аңлатты Гүзәл Төхвәтова.

Тукай музее директоры сүзләренчә, Габдулла Тукай 1907 елда Казанга күчеп килә, анда Ямашев белән якыннан таныша. «Дустының тиз арада үлеме Тукайны тетрәндерә. „Хөсәеннең якты истәлеге“ шигырендә шагыйрь үз халкына тугрылыклы шәхес образын тудырган», — диде ул.

Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (6 гыйнвар 1882, Казан — 13 март 1912, Казан) — революцион хәрәкәт эшлеклесе, публицист. Мәрҗания мәдрәсәсен, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Татарча сәяси эчтәлекле өндәмәләр, брошюралар («Үрмәкүч һәм чебен», «Беренче адым» һ.б.) авторы һәм тәрҗемәчесе, укытучылар мәктәбендәге һәм Алафузов заводындагы социал-демократик түгәрәкләр оештыручы.

Казанда 1905-1907 еллардагы инкыйлаб вакыйгаларында катнаша. 1906 елда Оренбургка күчә һәм актив сәяси эшчәнлектән сәяси журналистикага күчә. 1907 елда татарча беренче революцион рәсми «Урал» газетасын нәшер итә (рәсми мөхәррире хатыны Хәдичә Ямашева). 1911 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә, ләкин тәмамлый алмыйча, 1912 елның мартында 30 яшьтә кинәт үлеп китә. Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100